Мөфти Җиңү көне тантанасында катнашты

09 май 2024 ел 13:33
Мөфти Җиңү көне тантанасында катнашты

Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операция геройлары катнашты. 

Парад Меңьеллык мәйданына Россия һәм Татарстан Дәүләт флагларын, шулай ук Җиңү Байрагын алып чыгудан башланды. Аннары Кызыл мәйданда хәрби парад трансляциясен турыдан-туры күрсәтү оештырылды. Җиңү көне белән россиялеләрне Владимир Путин котлады. Аннары Меңьеллык мәйданында җыелганнар алдында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. 

Парадны Казан Суворов хәрби училищесы начальнигы генерал-майор Валерий Миронченко кабул итте. Бәйрәмдә Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби училищелар курсантлары, хәрби кафедралар студентлары, кадет сыйныфлары укучылары, яшь армиячелщр һәм суворовчылар катнашты. Барлыгы 45 парад расчеты - 2,7 меңнән артык катнашучы.

Шулай ук мәйдан буенча механизацияләнгән колонна составында легендар Т-34 һәм ИС-3 танклары, СУ-100 үзйөрешле артиллерия җайланмасы, ПТ-76 йөзгеч транспортеры, бронетранспортерлар, БМ-13 "Катюша"  җайланмасы узды. Колоннаны ретроавтомобильләр тәмамлады.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте һәм "Татмедиа" агентлыгы материаллары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана