Татарстан мөфтиенең Раҗәб ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

22.01.2023 16:00

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Елның иң бәрәкәтле чоры - Рамазан ае башланырга 2 ай вакыт калды. Аның иң беренче галәмәте - Раҗәб ае. Ул бүген кояш баю белән керде. Сезне ихлас күңелемнән шушы мөкатдәс айның җитүе белән тәбрик итәм һәм ураза гыйбадәтенә рухи һәм физик яктан әзерлекне башларга чакырам.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ мәгълүм хәдисе бар: “Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”. Димәк, Раҗәб ул – безне Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы. Барлык айларның “солтанын” лаеклы каршы алу өчен, Раҗәб аенда ураза тотарга, укылмый калган намазларны һәм тотылмый калган уразаларны каза кылып өлгерергә, гөнаһлардан ерагаерга һәм изге гамәлләр эшләргә ашыгырга кирәк. Раҗәбнең хәрәм ай икәнен дә онытырга ярамый. Ә хәрәм айларда Раббыбыз начар гамәлләр өчен җәзаны, изге эшләр өчен савапны арттырып бирергә вәгъдә иткән. Күрәсез ки, Раҗәб Рамазанга вакыт белән дә, аны гыйбадәттә  һәм Аллаһ ризалыгына омтылып үткәрергә кирәк булуы белән дә якын.

Раҗәб аенда Раббыбызның зур рәхмәте белән тулган ике кичә бар. Болар – Рәгаиб һәм Миграҗ кичәләре. Рәгаиб – 26нчы гыйнвардан 27нче гыйнварга каршы  кичтә, Раҗәб аеның беренче җомгасында керәчәк. Ул сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әти-әнисенең никахлашуы белән кадерле. Ә Мигъраҗны без 17нче февральдән 18нче февральгә каршы кичтә каршы алачакбыз. Мөселманнар Миграҗны Аллаһ Илчесе ﷺ тормышындагы ике зур вакыйга – аның могҗизалы рәвештә күккә ашуы һәм төнлә Мәккәдән Иерусалимга күчүе хөрмәтенә билгеләп үтә.

Кадерле дин кардәшләр! Мин сезне Раҗәб аен, аның бөек кыйммәтен аңлап, гыйбадәттә, догалар кылып үткәрергә чакырам. Аллаһ безгә Аның ризалыгына һәм бәрәкәтенә ирешү өчен көч һәм мөмкинлекләр бирсен!  

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана